Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты 2015 елга бюджет проектын тикшерде
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы һәм "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Закон проектын тикшерде. Утырышны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде.
Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы һәм Татарстанның төп финанс законының төп параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры урынбасары Данил Волков чыгыш ясады. Алар икесе дә республика өчен киләсе ел җиңел булмаячак, дип билгеләп үтте.
Фаразда чагылган макроикътисади күрсәткечләр икътисади үсеш тизлеге кимү белән характерлана. Әйтик, 2014 елда тулаем төбәк продукты 104,2 процент дип фаразланган, ә чынбарлыкта ул 101,3 процентны тәшкил итә. 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 планлы чорына ТР бюджет проектына мөнәсәбәттә социаль-икътисади үсеш фаразы, хәзерге белән чагыштырган вакытта, яхшырак булган. 2015 елда - 104,7, 2016 елда 104,9 процент. Хәзерге вакытта 2015, 2016 һәм 2017 елларга фаразлар 102, 103,2 һәм 103,5 процент тәшкил итә.
Риск факторлары арасында С.Сираҗиева нефтькә бәяләр, рубль курсы төшү, инвестицияләр кимү, инвестицияләр катнашкан проектларны туктату, көнбатыш технологияләреннән файдалану һәм көнбатыш базарларына керү мөмкинлеге кимүне атады. Әмма, комитет утырышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда сәнәгатьнең күп тармаклары буенча шактый потенциал тупланган. Шуңа да, республика бюджеты проекты Россия икътисады үсеше кимү шартларында формалаштырылган булса да, ТР Финанс министрлыгы фаразлары буенча, 2015 елда табыш 6 процентка артып, 147,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Республика кеременең төп чыганаклары булып табышка салым, физик затлары кеременә салым һәм милек салымы (табышларның гомум суммасының 84 проценты), шулай ук оешмалар табышына салым (38 процент) тора. 2015 елда керемгә салым 50,2 миллиард сум, 2016 елда - 51,5 миллиард, 2017 елда 52,3 миллиард сумга бәяләнә. Шул ук вакытта республика предприятиеләренең чиреге, Сәрия Сираҗиева мәгълүматлары буенча, зыянга эшли. Чыгымнарның гомум күләме 153 миллиард сум тәшкил итә (узган чор белән чагыштырган вакытта, 5,7 процентка арткан). Бюджет дефициты 5,4 миллиард сум дип кертелгән (узган чор белән чагыштырган вакытта 0,5 процентка арткан).
Тулаем алганда, Татарстан бюджетын социаль юнәлешле дип атап була. Чыгымнарның күп өлеше социаль бурычларны үтәү белән бәйле.
Республиканың төп финанс документы проектында бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын һәм стипендияләрне арттыру каралган (2015 елның 1 октябреннән - 5, 2016 елның 1 октябреннән - 4,5, 2017 елның 1 октябреннән 4,3 процентка). Шул ук вакытта киләсе елда коммуналь тарифлар 6 процентка күтәреләчәк.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара элемтәләр бүлеге
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз