Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре «Ачык инновацияләр» форумында катнашачаклар

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре тәрбияләнүчеләре «Ачык инновацияләр» форумының InnoКids яшьләр программасында катнашачаклар.
Программа Россиянең 7 яшьтән зуррак мәктәп балалары, инновацияле проект авторлары, профильле классларда укучылар, төбәк конкурсларында һәм олимпиадаларында җиңүчеләр, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен эшләнгән, соңгылары өчен интеграция чаралары сериясен һәм махсус тематик экскурсияләр үткәрү каралган.
ЯИИҮ эшчәнлегенең максаты – яшьләрдә фән һәм техниканың югары технологияле тармакларына кызыксыну уятуны стимуллаштыру, талантларны барлау һәм Татарстанның булачак инженер-техник элитасын формалаштыру, Россия һәм халыкара үзәкләр белән интеграцияләнү.
Татарстан Республикасы Яшьләр инновацияле иҗат үзәкләре «Акыллы лаборатория – акыллы шәһәргә. 3D дөньясын төзү» концепциясенә ярашлы рәвештә эшлиләр. Россия Федерациясендә ачылган беренче Яшьләр инновацияле иҗат үзәге – «Идея» ЯИИҮндә проектлы якын килү ысулы кулланыла. Бу вакытта укучылар белем алалар һәм өлкәннәр янәшәсендә үз проектларын гамәлгә ашыралар, соңгылары үз чиратларында ИРЭ-Полюс (IPG Photonics), «КамАЗ» ААҖ, Горбунов ис. КАҖБ һәм башка танылган компанияләр өчен проектлар өстендә эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International