Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләүгә гаризалар кабул ителә

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
2014 елның 14 октябреннән 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы Карарына ярашлы рәвештә аккредитацияләнүгә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар кабул итү турында хәбәр ителә.
Гаризалар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, кабинет 125 адресы буенча, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International