Бүген «Алабуга» МИ зонасында электр инструментлары җитештерү буенча «Интерскол» заводы ачылды. Тулы куәтенә чыгу белән, завод үз тармагында Европада иң эре һәм заманча предприятиеләрнең берсе булачак. Ачылу тантанасына РФ Дәүләт Думасы депутаты, шулай ук "Интерскол" ширкәтенең “йөзе” булган Николай Валуев махсус килгән.
Тантанада ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестиция агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Сәүдә ширкәтләре һәм кече механизация һәм электр эш кораллары җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Борис Гольдштейн, "Интерскол" ЗАО директорлар Советы рәисе Сергей Назаров, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” ППТ ОЭЗ” ОАО генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, шулай ук төрле ведомстволар вәкилләре катнашты.
“Янәдән Татарстанда булу бик тә күңелемә ятышлы, өстәвенә, шундый күренекле вакыйга уңаеннан. Мондый күләмдәге вакыйга – производство ачу - Россиядә санкцияләр аркасында әллә ни күп түгел. Акционерлар шүрләп калмадылар һәм тәвәккәлләргә булдылар. Күптән түгел Дәүләт Думасына җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү турында закон килеп керде, тиздән без аны кабул итәрбез дип уйлыйм һәм "Интерскол" кебек җитештерүчеләргә теләктәшлек күрсәтербез. ТР Президентына һәм Хөкүмәтенә ярдәме һәм мөмкинлек тапканы өчен аерым рәхмәт белдерәм”,- диде Николай Валуев.
“Яңа завод ачу төсле һәм кара металлургия, нефть химиясе сәнәгате кебек тармакларны үстерергә ярдәм итәчәк. Шушы проект аркасында Россия чит илләрдән кертелүче товарларны алмаштыру, югары технологияләрне үстерү бурычын уңышлы тормышка ашыра алачак”,- дип әйтеп үтте "Интерскол" ЗАО директоралр Советы рәисе Сергей Назаров.
«Интерскол-Алабуга» заводы – югары технологияле һәм автоматлаштырылган производство. Бары тик җыю гына тормышка ашырыла торган башка заводлардан аермалы буларак, биредә җитештерүнең тулы циклы күздә тотыла. Даны чыккан кеше факторын читләштерү хисабына брак ясау проценты монда асылда нульгә тигез булачак ,ягъни булмаска тиеш. Моннан тыш, заводта җитештерү вакытында төрле төрдәге югалтуларны булдырмаска яки аларны бик азга калдыруга юнәлтелгән алдынгы Lean-технология (сакчыл җитештерү) кулланылачак.
Биредә перфораторлар, бораулар, шомарту машиналары, аккумулятор техникасы, аркылы пычкылар һәм башка электр инструментлары чыгарылачак. Барысы 31 төр әйбер ясау каралган. Аларның 12 се - "FELISATTI" ныкы. Монысын "Алабуга" МИ зонасында әле завод төзелә башлаганчы ук "Интерскол" барлык җиһазлар, патентлар һәм технологияләр белән үзенә ала алды. Ширкәт шулай ук танылган "FREUD" маркасы белән продукция җитештерүче "CАSALS" Испания заводы активларына да ия. Россия ширкәтенең Европа җитештерү мәйданчыклары бүген шулай ук яңа "Интерскол-Алабуга" заводына күчерелә.
Октябрьдә яңа предприятие 48 мең эшләнмә җитештерергә ниятли. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 250 меңгә җиткерергә планлаштыралар. Ә инде 2015 елда бу күрсәткечне 2 миллионга кадәр җиткерү күздә тотыла. Бу электр инструментлары ясау буенча Россия базарлары өлешенең 10 процентын тәшкил итә. Бүгенгә заводта 200 кеше эшли. “Ләкин алга таба эш сменасы ике булыр дип планлаштырыла. Шул нигездә эш урыннары саны да артачак”,- ди "Интерскол-Алабуга" ның башкарма директоры Айдар Галиев. «Интерскол-Алабуга» ширкәтенең Россия заводын сафка бастыру электр эш кораллары җитештерү тармагында чит илләрдән кертелүче инструментларның 40 процентын алмаштыру мөмкинлеген бирәчәк дип фикер йөртелә. Завод төзелешенә барысы 1,5 млрд. сумлык инвестиция җәлеп ителгән.
Бүген исә заводта 4,5 миллион берәмлек егәрлекле «Интерскол-Алабуга» заводының икенче чиратын төзү нигезенә беренче таш салу йоласы үтте. Аны ачу 2015 елның өченче кварталына планлаштырыла.