ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гаризалар җыю турында игълан ителә.
Гаризалар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, кабинет 125 адресы буенча, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.
«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкурлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында, субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының икенче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2014 елның 21, 22, 23, 28, 29 һәм 30 октябре көннәрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Мәскәү ур.,55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.
2015 елга ТР бюджеты проектын бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы киләсе елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстанның төп финанс законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советында узды. 

Илдар Халиков ТР Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, ТР бюджеты проекты агымдагы күрсәткечләрдән шактый аерылучы параметрлардан чыгып эшләгән, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2015 ел бюджет проектында нефтькә экспорт бәясе бер барреле 100 доллар, доллар курсы 37 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә әлеге күрсәткечләр - нефтьнең бер барреле 84 доллардан да кимрәк, ә доллар курсы 41 сумга якын. Шуңа да карамастан, ТР Премьер-министры ассызыклаганча, бюджет дисциплинасын һәм бюджетны вакытында үтәү өчен төп финанс документын мөмкин кадәр тизрәк кабул итү зарур. 
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Корпоратив идарә департаментыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча бәхәсләрне тикшерү комиссиясе сотавына кергән эшкуарлык җәмәгатьчелеге, бәя куючыларның үзҗайлашлы оешмалары вәкилләренә карата таләпләрне, әлеге комиссияне төзү һәм эшләтү тәртибен, комиссия кабул итә торган документлар формаларын раслау турында»гы боерыгы проекты буенча ачык фикер алышуларны үткәрү буенча мөрәҗәгать килде.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93 маддәсе 1 өлеше 4 пунктына ярашлы рәвештә заказчы тарафыннан бердәнбер тәэминатчыдан товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу, еллык күләмнәрдәге чикләүләр саклаган хәлдә, сатып алулар суммасы йөз мең сумнан да артмаган очракта мөмкин.
2014 елның 15 октябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең электрон каталогын эшләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең федераль каталогын төзү, каталоглар төзү буенча Россиядәге һәм чит илләрдәге тәҗрибә мәсьәләләре каралды, шулай ук Техник җайлау һәм метрология буенча федераль хезмәт тәкъдим-киңәшләре исәпкә алынган электрон каталогны формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне эшләү буенча фикер алышынды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар куллану турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы 560нчы Указын гамәлгә ашыру буенча чаралар турында» 2014 елның 7 августындагы 778нче Карарын башкару кысаларында Монополиягә каршы федераль хезмәт (Россия МКФХ) авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм азык-төлек җитештерүчеләр һәм импортерлар, аларның һөнәри берләшмәләре белән тыгыз мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашырырга ниятли.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Теләче районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртеп узабыз, моңа кадәр ул “Теләче” сәнәгать паркында 4 яңа производство ачылышында катнашты.

Икътисади совет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне, көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова, башка федераль структуралар, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль районнары, сәнәгать парклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
15 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар киләсе өч елга исәпләнгән бюджет проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

“2015 елга һәм 2015-2017 еллар план чорына ТР бюджеты турында” закон проекты белән депутатларны ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм ТР фининс министры урынбасары Алла Амфимова таныштырдылар. Документ турында фикер алышуларда комитет рәисе Таһир Һадиев, аның урынбасары Ринат Гайзәтуллин, депутатлардан Илшат Ганиев, Роза Җаббарова, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов катнаштылар. Алар терлекчелек һәм усемлекчелек, мелиорация, урман хуҗалыгы юнәлешләрен, авыл җирендә кече һәм урта бизнесны үстерүне, республика халкының экологик куркынычсызлыгын финанслау турында сораулар бирделәр.
2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияләрнең электрон каталогы эшен оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды.
Электрон каталог 2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында тәкъдир ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International