«Россиянең яшь эшкуары - 2014» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашуга гаризалар кабул итү 17 октябрьгә кадәр озайтылды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Россиянең яшь эшкуары - 2014» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашуга гаризалар кабул итү 17 октябрьгә кадәр озайтылуын хәбәр итә.


Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы үсешенә этәргеч бирү максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белән берлектә, «Россиянең яшь эшкуары - 2014» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын оештыра.
Бәйгедә катнашу өчен 18-30 яшьләрдәге яшь эшкуарлар чакырыла.

Гаризалар электрон формада төбәк оештыру комитетының электрон почтасына Rasima.Kashapova@tatar.ru  адресы буенча яисә www.molpredrt.ru. сайтына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International