ТР Дәүләт Советы депутатлары инновацияле мәйданчыкларның потенциалын тормышка ашыру перспективалары хакында фикерләштеләр

2014 елның 31 октябре, җомга
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары - парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре республиканың инновацияле мәйданчыкларның потенциалын тормышка ашыру перспективалары хакында фикерләштеләр. Чара "КНИАТ" технопаркы базасында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Утырыш алдыннан парламентарийлар технопаркның резидентлары эшчәнлеге белән танышты, цехларны һәм эшләүче производстволарны карады. КНИАТның резидентлары булып «Казанский Гипронииавиапром» ЯАҖ (сәнәгый предпряитиеләрне комплекслы проектлау), "Высота" ҖЧҖ (авиация техникасы һәм вертолет җиһазларына җирдә хезмәт күрсәтүнең заманча чараларын эшләү, сынау һәм әзерләү), "ЭлеПС" компанияләр төркеме (эндохирургия өлкәсендә инструментлар, приборлар һәм комплекслар эшләү һәм җитештерү) тора. Калган резидентлар яктырткыч баганалар, авиация медицина җиһазлары, агрегатлар һәм җир өсте җиһазлары, мембрана насослары, коткару һәм очу аппаратлары җитештерү белән мәшгуль. КНИАТның җитештерү мәйданнары йөз процентка тулган.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар билгеләп узганча, соңгы 10 елда Татарстанда инновацияле инфраструктура булдырылган, ул сәнәгый-җитештерү рәвешендәге "Алабуга" һәм техник-үзләштерү рәвешендәге "Иннополис" махсус икътисади зоналарын, "Химград" технополисын, индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторларны үз эченә ала. Шулай ук республикада сәнәгый мәйданчыкларын оештыру һәм үстерү буенча бай тәҗрибә дә тупланган. Мондый структураларның еллык әйләнеше 9-10 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта аккредитацияләнгән инновацияле технопаркларда инновацияле продукция өлеше 70 процентка җитә, бу республика буенча уртача дәрәҗәдән 3 тапкыр артык. Андый структураларның нәтиҗәлелеге аермачык, әмма хәзерге икътисади вәзгыять алар өчен яхшы түгел, дип билгеләп үттеләр түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

"Республика бюджетының мөмкинлекләре чикле булса да, без сәнәгать предприятиеләренә өстәмә ярдәм системасын эшләргә тиешбез", - дип билгеләп үтте, аерым алганда, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов.

Технопарклар эшен карап, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Казан вертолет заводы" ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Татарстанда инжиниринг үзәкләре җитешмәүдән зарланды һәм әлеге хезмәтләрне алар ТРдан читтә күрсәтергә мәҗбүр. "Ә бит бу планда республиканың потенциалы бар", - дип ассызыклады Вадим Лигай. Моннан тыш, ул акчалар үсеш һәм инновацияләр өчен тотылган очракта, кече предприятиеләргә бирелгән кредитларның процент ставкаларының бер өлешен компенсацияләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Парламентарийлар эш тәртибендә инновацияле үсеш мәсьәләләре хакында фикерләшү өчен башкарма хакимият һәм бизнес вәкилләре белән ешрак очрашырга килеште. "Без закон чыгаручылар буларак сезнең башлангычларга һәрчак булышырга әзер", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International