Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә норматив хокукый актларның җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде

2014 елның 1 ноябре, шимбә
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев эшкуарлык җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен кайгырткан берләшмә һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның төбәк вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында норматив хокукый актларның җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Атап әйткәндә, Айрат Шәмсиев катнашучыларны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән, Россия Федерациясе субъектларында җайлау йогынтысын бәяләүнең һәм экспертиза үткәрүнең сыйфат рейтингын формалаштыру методикасы белән таныштырды. Методика алга таба әлеге өлкәдә нәтиҗәле чаралар күрү максатында җайлау йогынтысы институты үсешендәге төп проблемаларны ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International