2014 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы басылды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.


2014 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Лаеш (3нче урын) муниципаль районнары әйдәп баручылар рәтендә.


2014 елның гыйнвар – сентябрь айларында рейтингта Чүпрәле (+15 позиция), Кайбыч (+5 позиция), Актаныш һәм Минзәлә (+4 позиция) муниципаль районнары иң зур үзгәреш кичергән. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле:

теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, үзләрендә җитештерелгән товарларны төяп озату темпларының артуы һәм салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсүе.


Ютазы (-5 позиция) һәм Әлки (-4 позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыннары түбәнәйгән. Начараюның сәбәпләре теркәлгән эшсезлекнең артуы, торак йортларны кулланышка тапшыруның акрынаюы, салым һәм салым булмаган керемнәрнең кимүе белән бәйле.


Рейтинг белән тулырак «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International