Татарстан Республикасы «Глобаль белем бирү» проектында катнашачак

2014 елның 1 ноябре, шимбә

2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика вузлары, «Иннополис» МИЗ» ААҖ, «Алабуга – ресурс үзәге» ҖЧҖ вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә барышында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның «Яшь профессионаллар» юнәлешендәге проектлар һәм тәҗрибәләр департаменты җитәкчесе Владимир Солодов «Глобаль белем бирү» проектын тәкъдим итте. Үз чыгышы кысаларында ул проектны тормышка ашыруның иң мөһим параметрларын билгеләп үтте.


Шулай ук очрашу кысаларында «Глобаль белем бирү» проектында Татарстан белгечләренең, вуз тәмамлаучыларның һәм республика предприятиеләренең катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Бүгенге көндә программада катнашучылар өчен «Глобаль белем бирү» проектының рәсми сайтында (http://educationglobal.ru/) он-лайн теркәлү ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International