2014 елның 30 октябрендә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен инглиз теле буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган «Business Vocabulary for marketing» тренингы үтте.
Тренинг кысаларында тыңлаучылар түбәндәге сораулар буенча яңа белемнәр үзләштерделәр һәм булган белемнәрен тирәнәйтә алдылар:
- күргәзмәләрдә кулланыла торган лексика;
- презентацияләр вакытында фразалар сайлау;
- телефон буенча сөйләшү;
- тендерларда катнашу өчен кирәкле лексика.