Катнашу чикле булган бәйгеләрне уздыру шартларына караган норматив документларның җайлау йогынтысын бәяләргә чакырабыз

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Корпоратив идарә департаментыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда катнашу чикле булган бәйгеләр уздыру шартлары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 ноябрендәге 1089нчы Карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүне уздыруны үтенеп мөрәҗәгать килде.


Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International