ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Тышкы икътисадый эшчәнлек һәм үсеш банкы (Внешэкономбанк)» Дәүләт корпорациясе Россиянең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен премия («Үсеш премиясе - 2015») бирү бәйгесендә катнашу өчен гаризалар җыя башлауны игълан итә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2014 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.
«Роснано» ААҖндә бишенче һөнәри стажировкага старт бирелә.
2014–2015 елгы стажер программасындабәйге сайлап алуын узган 30 кеше катнаша ала.
Программада катнашу өчен сайлап алу бәйгесе 2014 елның декабре уртасына кадәр дәвам итте, стажировка үзе 6 айга исәпләнгән һәм 2015 елның июнендә төгәлләнәчәк.
Программа йомгаклары буенча иң уңышлы дип табылган стажерларга «РОСНАНО» ИК» ҖЧҖндә һәм аңа караган компанияләрдә эш тәкъдим ителергә мөмкин.
2014 елның 28 ноябрендә «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетында, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, дәүләт граждан хезмәткәрләре эшчәнлегенең эффективлыгын һәм нәтиҗәлелеген үстерү сорауларына багышланган конференция үткәрелде. Чарага федераль дәүләт органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт органнары, белем бирү, фәнни һәм тикшеренү оешмалары вәкилләре чакырылган иде.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 3 декабрендә «Россия Саклык Банкы» ААҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсендә «Россия Саклык Банкы» ААҖнең 8610нчы «Татарстан Банкы» бүлекчәсе белән «Mefro Wheels GmbH» арасында кредит шартнамәсен имзалау тантанасы узды.
Шартнамәгә «Мефро Уиллз Руссиа» ҖЧҖ генераль директоры, «Mefro Wheels» төркеме президенты Альфред Фишбахер һәм «Россия Саклык Банкы» ААҖнең 8610нчы «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев кул куйдылар.
Имзалау тантанасы алдыннан уздырылган очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 2 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге рәсми делегациянең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында «Форд Соллерс – Яр Чаллы» җитештерү цехлары эше белән танышу оештырылды.
Бүген биредә җитештерүгә старт бирелде. Яр Чаллы заводында Россия - Америка уртак предприятиесендә җитештерелгән беренче модель Ford Ecosport субкомпактлы кроссоверы булачак. Җитештерүгә эретеп-ябыштыру һәм буяу да кергән тулы техник цикл старт алды. Проектка салынган инвестицияләр күләмеякынча 400 миллион доллар тәшкил итә.
2014 елның 24-28 ноябре көннәрендәТомск өлкәсенең 12 эшкуарлары Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировка үтте.
Бу инде Томск өлкәсе эшкуарларының Казанга өченче сәфәре, ул Томск өлкәсе Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды химаясендә оештырыла. Бер атна эчендә стажерларга аларның мәнфәгатьләренә ярашлы рәвештә 80 предприятиедә индивидуаль очрашулар оештырылды, алар төркемнәре белән Казан шәһәрендәге ИТ-паркта, «Идея» Инновацияле технопаркында, «Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде
Гомуми рейтингта 2014 елның гыйнвар-октябрь айлары өчен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Лаеш (3нче урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2014 елның 3 декабрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы узачагын хәбәр итә. Утырышта конкурс сайлап алуына килгән гаризалар каралачак. Аккредитацияләүне сорап барлыгы 15 гариза кергән.
Бүгенге көнгә кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъекты сыйфатында Татарстан Республикасының 1 сәнәгать паркы һәм 15 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алган.
Аккредитацияләүнең киләсе этабы 2015 елда уздырылачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегеТатарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы журналист эшләренә һәм медиа-проектларга V Республика конкурсына старт бирелүе турында игълан итә.
Конкурс Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын формалаштыру, кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны көчәйтү максатларында оештырыла.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бәйге комиссиясе 2014 елның 21 ноябрендә индустриаль паркларның инвестицияле проектларын сайлау бәйгесендә катнашырга теләк белдергән оешмаларның гаризаларын карауны төгәлләде.
Бәйгедә катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 12 гариза кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International