Хөрмәтле ММЧ вәкилләре! Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләренә һәм медиа-проектларга конкурс игълан ителде

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегеТатарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы журналист эшләренә һәм медиа-проектларга V Республика конкурсына старт бирелүе турында игълан итә.
Конкурс Татарстан Республикасында эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын формалаштыру, кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны көчәйтү максатларында оештырыла.
Конкурс номинацияләре:
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен телерадиопрограммаларда яктырту (3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен Интернет ММЧнда яктырту (3 призлы урын)
-  Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен район ММЧнда яктырту (3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен басма ММЧнда яктырту (3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен федераль ММЧнда яктырту (3 призлы урын)
Конкурс үткәрелгән номинацияләрнең һәрберсе буенча җиңүчегә лауреат Дипломы һәм акчалата премия тапшырыла:
1нче дәрәҗә – 40 000 сум;
2 нче дәрәҗә – 30 000 сум;
3 нче дәрәҗә – 20 000 сум.
Белешмәләр өчен телефон: 89172847162, 89172214173, 5429145.
Конкурс турында нигезләмә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International