Томск өлкәсе эшкуарларының Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировкасы тәмамланды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
2014 елның 24-28 ноябре көннәрендәТомск өлкәсенең 12 эшкуарлары Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировка үтте. 
Бу инде Томск өлкәсе эшкуарларының Казанга өченче сәфәре, ул Томск өлкәсе Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү фонды химаясендә оештырыла. Бер атна эчендә стажерларга аларның мәнфәгатьләренә ярашлы рәвештә 80 предприятиедә индивидуаль очрашулар оештырылды, алар төркемнәре белән Казан шәһәрендәге ИТ-паркта,  «Идея» Инновацияле технопаркында, «Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булдылар.
2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында стажерларның хисабы тыңланды. Томск өлкәсе стажерлары программаның файдалы һәм эчтәлекле булуын билгеләп үттеләр. Эшлекле элемтәләр урнаштырылды, хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International