ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасында бара торган «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумының икенче эш көне кысаларында Евразия икътисадый комиссиясенең Эшкуарлык мәсьәләләре буенча консультатив комитетының утырышы узды.
Утырыш барышында Евразия икътисадый комиссиясенең (ЕИК) икътисад һәм финанс сәясәте буенча министры Тимур Сөләйманов Евразия икътисадый берлеге турындагы шартнамәнең төп нигезләмәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерик, ЕврАзЭС Таможня берлеге нигезендә әлеге халыкара икътисадый берләшмәне төзү турындагы шартнамә 2014 елның маенда имзаланган иде, һәм ул 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Берлеккә Россия, Казахстан, Белоруссия һәм Әрмәнстан керә.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Ресмпубликасы командасы һәм Евразия икътисадый комиссиясенең икътисад һәм финанс сәясәте буенча министры Тимур Сөләйманов җитәкләгән Евразия икътисадый комиссиясе командасы арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу оештырылды.
Уен дуслык исәбе белән тәмамланды: 3:3.
2014 елның 27 ноябрендә Казанда «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Икенче Казан форумы ачылышы узды. Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» Федераль агентлыгы тарафыннан, Россия Европа парламент клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы белән оештырыла.
Форумны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Федерация Советы әгъзасы, «Евразия диалогы» координаторы Андрей Климов ачтылар.
«Германиядә автомобиль төзелеше. Заманча технологияләр» дип аталган биш көнлек белем бирү семинары кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Территориаль үсеш идарәсе башлыгы Марат Гайнуллин, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына кергән предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, шулай ук кластерның инфраструктур оешмалары вәкилләре белән берлектә, Германиянең кайбер иң эре автомобиль төзү заводларында булды.
Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү субъектларын аккредитацияләүгә гаризалар кабул итүнең тәмамлануын исегезгә төшерәбез.
Документлар Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан 2014 елның 28 ноябренә, 16.45кә кадәр кабул ителде.
Аккредитациянең чираттагы этабы 2015 елда узачак.
2014 елның 27 ноябрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Депутатлар тикшерүенә 12 сорау тәкъдим ителде, алар арасында иң мөһимнәре – 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына Казан муниципаль берәмлегенең бюджеты һәм социаль-икътисадый үсеше фаразлары.
Бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше фаразларын тәкъдим итте.

ТР башкаласы икътисадына макроикътисади вәзгыятьнең начарлануы, дөньяви финанс базарында займ финанслау мөмкинлеге кыенлашу, читтән продукция кертүне һәм читкә чыгаруны чикләү тискәре йогынты ясый, дип ассызыклады ул. Кузнецов сүзләренә караганда, агымдагы елда Казан икътисады үсешендә уңай динамика күзәтелә. 2014 елның 9 аенда сәнәгать җитештерү үсеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 процент тәшкил иткән. Кулланучылар базары үсеше 2,8 процент тәшкил иткән. Эшсезләр саны 0, 57 процентка кадәр кимегән.
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә егеменче дәрес урнаштырылган: «Лицензия таләпләре: хезмәткәрләр (3нче өлеш)»
2014 елның 27 нояберендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» һәм ОАО АКБ «ПРОБИЗНЕСБАНК» арасында Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкерлек субъектларына әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасы буенча очрашу булды. Очрашу нәтиҗәсендә Фонд эшчәнлеге буенча тулы мәгълүмат, әкаваплылыкчылык бирү шартлары һәм таләпләре турында һәм кредит бирүен активлаштыру буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International