Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча конкурс сайлап алуында катнашучы муниципаль хакимият вәкилләре һәм эшкуарлар игътибарына

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2014 елның 3 декабрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы узачагын хәбәр итә. Утырышта конкурс сайлап алуына килгән гаризалар каралачак. Аккредитацияләүне сорап барлыгы 15 гариза кергән.
Бүгенге көнгә кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъекты сыйфатында Татарстан Республикасының 1 сәнәгать паркы һәм 15 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алган.
Аккредитацияләүнең киләсе этабы 2015 елда уздырылачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International