Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин «Мастер» Кама индустриаль паркында һәм Форд Соллерс заводында булды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
2014 елның 2 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге  рәсми делегациянең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында «Форд Соллерс – Яр Чаллы» җитештерү цехлары эше белән танышу оештырылды.
Бүген биредә җитештерүгә старт бирелде. Яр Чаллы заводында Россия - Америка уртак предприятиесендә җитештерелгән беренче модель Ford Ecosport субкомпактлы кроссоверы булачак. Җитештерүгә эретеп-ябыштыру һәм буяу да кергән тулы техник цикл старт алды. Проектка салынган  инвестицияләр күләмеякынча 400 миллион доллар тәшкил итә.
 Шулай ук Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин «Мастер» Кама индустриаль паркында да булды. Сәфәр дәвамында аны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов озата йөрде.
Сәфәр барышында республика проектларына ярдәм чаралары сораулары каралды, шул исәптән  инновацияле территориаль кластерлар үсеше буенча пилот программа,  кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программалары буенча да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International