ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 декабреннән 10ысына кадәр, субсидия формасында дәүләт ярдәме алу бәйгесендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның (инжиниринг үзәкләренең һәм прототиплаштыру үзәкләренең) гаризаларын кабул итү турында игълан ителде.
«Лизинг-грант-2014» программасы буенча субсидияләр алу бәйгесендә җиңүчеләргә шуны хәбәр итәбез, Субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибенең (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 19 июнендәге 416нчы Карары белән расланган) 5.14 пунктына ярашлы рәвештә, субсидия алучылар, бәйге нәтиҗәләре расланган көннән, 30 эш көне эчендә субсидия алу турында килешү имзалар өчен кирәк булган документларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырырга тиешләр.
2014 елның 05 декабрендә НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» вәкилләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган конференциясендә катнаштылар. Катнашучынар бу конференциядә кооператив эшләренең бәйләнеше буенча тәҗрибә бүлешергә мөмкинлек алдылар. Шәхси очрашу йөрешендә конференция катнашучыларына Фондның эшчәнлеге, әкаваплылыкчылык бирү шартлары житкерелде һәм булган сорауларга җавап бирелде.
 
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Сатып алулар нәтиҗәләре буенча заказчылар тарафыннан төзелгән килешүләр реестрын алып бару тәртибе турында» 2014 елның 31 октябрендәге 1132 номерлы Карары белән килешүләр реестрын алып бару кагыйдәләре расланды.
Реестр 2015 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән килешүләр буенча булган мәгълүматны һәм документларны үз эченә ала.
2014 елның 3 декабрендә «Manufacturing Indonesia 2014» халыкара сәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Ул 2014 елның 3-6 декабре көннәрендә Джакарта шәһәрендә (Индонезия) уздырыла.
«Manufacturing Indonesia 2014» – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң эре сәнәгать вакыйгаларының берсе, ул эшкәртү сәнәгатенә һәм машина төзелеше индустриясенә бәйле махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен үз эченә ала.
Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашкан «Германиядә автомобиль төзелеше. Заманча технологияләр» белем бирү программасы төгәлләнде. Программа барышында катнашучылар Бавариянең иң эре автомобиль төзелеше предприятиеләрендәге (BMW, Mersedes Benz, Audi һәм Porsche AG) җитештерү процессы белән таныштылар, һәм шулай ук Continental автокомпонентлар җитештерү заводында булдылар.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Көндәшлелекне үстерүгә ярдәм итү республика комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Комиссия хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шуваловның 2014 елның 2 апрелендәге ИШ-П13-2189 номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасында һәм тагын биш пилот төбәктә (Хабаровск крае, Түбән Новгород, Ульяновск, Волгоград өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) гамәлгә ашырыла торган Көндәшлелекне үстерү стандарты таләпләрен үтәү йөзеннән оештырылды.
2014 елның 4 декабрендә Сочи шәһәрендә төбәк инновация инфраструктурасына багышланган «Инновацияләр экосистемасы» форумы эше башланып китте. Форумның төп темасы – «Инновацияле экосистема үсеше стратегиясе: нәрсәгә ставка ясарга
Россия венчур компаниясе тарафыннан оештырылган чара инновацияле технологияләрне эзләү һәм коммерцияләштерү процессы кысаларында төбәк инновацияле экосистемалары субъектлары компетенцияләрен көчәйтүгә һәм интреграцияне арттыруга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 21 ноябрендәге 1043 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 29 октябрендәге 1113 номерлы карары белән Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар планнарын формалаштыру, раслау һәм алып бару таләпләренә, һәм шулай ук товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу планнары формасына карата таләпләргә үзгәрешләр кертелде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының «Физкультура-спорт оешмаларын урнаштыруга, җайга салуга һәм карап тотуга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» 2.1.2 СК раслау турында»гы боерыгына ачык консультацияләр үткәрүне сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International