Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Саклык Банкының «Татарстан Банкы» бүлекчәсе һәм «Mefro Wheels GmbH» арасында кредит шартнамәсен имзалауда катнашты
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
2014 елның 3 декабрендә «Россия Саклык Банкы» ААҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсендә «Россия Саклык Банкы» ААҖнең 8610нчы «Татарстан Банкы» бүлекчәсе белән «Mefro Wheels GmbH» арасында кредит шартнамәсен имзалау тантанасы узды.
Шартнамәгә «Мефро Уиллз Руссиа» ҖЧҖ генераль директоры,
«Mefro Wheels» төркеме президенты
Альфред Фишбахер һәм «Россия Саклык Банкы» ААҖнең 8610нчы «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев кул куйдылар.
Имзалау тантанасы алдыннан уздырылган очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты. Ул, катнашучыларны сәламләп, әлеге проектның Татарстан Республикасы өчен өстенлекле инвестицияле проект булуын билгеләп үтте, аны тормышка ашыру өчен финанс чараларын эзләү эшчәнлеге агымдагы елның гыйнварыннан актив рәвештә алып барылды: «Финанс базарларындагы вазгыять катлаулана барган саен, без нәтиҗәләргә тизрәк ирештек, базар үзе әлеге проектны нәкъ менә хәзер тормышка ашырырга кирәклеген таләп итә».
Проектның актуальлегенә басым ясап, Артём Здунов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан сәнәгатьне үстерү буенча алып барылган эш турында искәртте. Татарстан икътисад министры болай дип билгеләп үтте: «Хәзерге вакытта «импортны алыштыру» дигәндә күзалланган төшенчә, иң беренче чиратта, «көндәшлеккә сәләтлелек» белән сыйфатлана, һәм бүген әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен, салым яисә башка преференцияләргә ия булу максатында аны 2015 елга Татарстан Республикасы Инвестицияле меморандумына кертү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар».
Шулай ук Артём Здунов гади булмаган әлеге икътисадый вазгыятьтә Mefro Wheels белән шартнамә мөнәсәбәтләренә ирешергә мөмкинлек биргән һөнәри осталыклары өчен, Россия Саклык Банкының «Татарстан Банкы» бүлекчәсе коллективына рәхмәтен белдерде.
Альфред Фишбахер
Татарстан Республикасы Президенты командасы эшенә югары бәя бирде. Ул әлеге проектны тормышка ашыруда республика җитәкчелегенең төп рольне уйнавын ассызыклады: «Россиядә Mefro Wheels өчен идеаль башлангыч ноктаны табарга, салымнарга, финансларга бәйле сорауларны хәл итәргә кирәк иде. Һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең актив ярдәме аркасында, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның, Россия Саклык Банкының хуплавы нәтиҗәсендә күп сораулар чишелеш тапты. Болар барысы бергә безнең өчен идеаль старт ноктасын тәшкил итте. Мин бик күп илләргә инвестицияләр керттем, тик бер илдә дә мондый һөнәри, компетентлы һәм бик кызыксынган җитәкчелекне, сәясәт белән генә түгел, сәнәгать үсеше сораулары белән дә кызыксынган җитәкчеләрне күргәнем булмады. Без, Германия инвесторлары, бернинди дә тышкы сәяси һәм тышкы икътисадый вазгыятькә карамастан, Россиядә ачык кызыксынган партнерларны таптык. Мин моны бик яхшы күренеш, дип саныйм».
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз