Татарстан Республикасының ике инвестицияле проекты Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңүче булды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бәйге комиссиясе  2014 елның  21 ноябрендә индустриаль паркларның  инвестицияле проектларын сайлау бәйгесендә катнашырга теләк белдергән оешмаларның гаризаларын карауны төгәлләде.
Бәйгедә катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 12 гариза кабул ителгән иде. Татарстан Республикасы берьюлы ике инвестицияле проект буенча җиңүче булды:
1. «Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ («Химград» Технополисы территориясендә индустриаль парк төзү, икенче этап);
2. «Евразия-Алабуга» ҖЧҖ («А Плюс Парк Алабуга» Индустриаль паркыдевелопменты).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International