Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның республика агросәнәгать комплексы продукциясен алга этәрү сорауларына багышланган утырышы узды
2014 елның 6 декабре, шимбә
2014 елның 5 декабрендәТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерелгән продукцияне тышкы һәм эчке базарларга этәрү мәсьәләләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгыш сүзендә кыскача гына бүгенге көндә республика агросәнәгать секторында булган төп проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.