2014 елда Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм күрсәтүче 25 субъект аккредитация алды

2014 елның 5 декабре, җомга
2014 елның 3 декабрендә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең быелны төгәлләүче соңгы утырышы үткәрелде. 
      Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге тагын 8 сәнәгать мәйданчыгы һәм  1 сәнәгать (индустриаль) паркы аккредитация алды.
2014 елда барлыгы Татарстан Республикасының  муниципаль дәрәҗәдәге 23 сәнәгать мәйданчыгы һәм 2 сәнәгать (индустриаль) паркы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъекты сыйфатында аккредитация үтте.
Аккредитацияләнүгә гаризаларны кабул итүне 2015 елның беренче кварталында башлап җибәрергә ниятләнелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International