Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы пассажир ташуларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр буенча баланс комиссиясе утырышында катнашты

2014 елның 5 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, тармак министрлыклары үз ведомстволарына караган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча баланс комиссияләренеңквартал утырышларын үткәрүләрен дәвам итәләр.
 2014 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2014 елның 9 ае йомгаклары, тулаем 2014 ел өчен көтелгән нәтиҗәләр буенча пассажир йөртүләрне гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлауга багышланган баланс комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә барышында предприятие эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләренә йогынты ясаган сәбәпләр, аларны киметү өчен күрелгән чаралар,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 30 апрелендәге 700-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган предприятиеләрдә җитештерүдәге җәрәхәтләнү-имгәнүләрне юкка чыгару буенча күрелгән чаралар тикшерелде.
Предприятиеләр эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләре түбәнәюе электротранспортта пассажирлар агымының кимүенә, пассажир ташу тарифларының куелу үзенчәлекләренә, автотранспорт чаралары паркының яңартылуына һәм предприятиеләрнең кредит йөкләмәләренә бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International