2014 елның 12 декабрендә 12:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
2014 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 12:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, каб. 106.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы компетенциясенә түбәндәге сорауларны хәл итү керә:
1. Индикатив идарә итү методын кулланып, икътисадны җайлау буенча Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру.
2. Республика территориясендә җитештерү көчләрен нәтиҗәле һәм оптималь урнаштыруны тәэмин итү максатында республиканың территориаль үсешенең бердәм схемасы нигезендә төбәк үсеше дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру.
3. Бердәм дәүләт инновацияле сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру.
4. Бердәм дәүләт инвестицияле сәясәте өстенлекләрен формалаштыру һәм дәүләт ярдәме күрсәтү.
5.Халыкның мәшгульлеген һәм үзмәшгульлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый сәясәтен тормышка ашыруда кече һәм урта эшкуарлыкның ролен күтәрү, икътисадта көндәшлекле мохит булдыру, кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү, барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан салымнарның керүен арттыру максатында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
6.Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын булдыру һәм үстерү, аның эшчәнлеген тәэмин итү.
7. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык торышына һәм инвестицияләр өчен булдырылган шартларга мониторинг уздыру һәм комплекслы анализ үткәрү.
8. Көндәшлелек буенча дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру.
9. Аерым дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашырганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары белән, һәм шулай ук җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыруда катнашу.
Кабул ителү өчен алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча башкарыла: (843) 524-91-64 яки (843) 524-91-66.
(Кабул итү алдан язылып куймыйча үткәрелә.) 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International