Артём Здунов инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм программасы кысаларында тормышка ашырылучы проектларны башкаруның арадаш нәтиҗәләрен карады

2014 елның 6 декабре, шимбә
2014 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм программасы кысаларында тормышка ашырылучы проектларны башкаруның арадаш нәтиҗәләрен тикшерү буенча берничә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәләр барышында «ЭсСиЭм Консалт» ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Ихсановның – «Кама кластеры транспорт инфраструктурасын һәм йөкләр агымын анализлау буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында», «Алабуга» Ресурс үзәге башкарма директоры Вячеслав Гусевның – «Кама кластерының «Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ территориясендә урнашкан предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре», «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Вәлиевның – «Медицина һәм сәнәгать өчен өченче буын роботлаштырылган күп максатлы комплексның тәҗрибә-сынау үрнәген төзү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре» һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Комммерциячел булмаган партнерлыгы  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилованың «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Комммерциячел булмаган партнерлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында» дип аталган темаларга докладлары тыңланды һәм тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International