Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикассы Икътисад министрлыгы тарафыннан  «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.
Закон проектында тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән Татарстан Республикасы Экология кодексында кулланыла торган терминнарга, әйләнә-тирә мохитне саклауның төп принципларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының экология өлкәсендәге вәкаләтләренә төгәллекләр кертелә.
Закон проектында Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган һәм төбәк дәүләт экология күзәтчелегенә алынырга тиешле объектларның төбәк дәүләт реестрын алып бару вәкаләтен Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына беркетергә тәкъдим ителә.
Үзегезнең фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru. Закон проекты белән  сылтама буенча «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International