Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «РОСНАНО» ИК» ҖЧҖ Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм OCSiAl.ru компаниясе вәкилләре белән 2015 елның 28 гыйнварында узган очрашуында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы наноиндустриясенең агымдагы тенденцияләре һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Министр сүзләренә караганда, республикада нанотехнологияләр, беренче чиратта, бигрәк тә нефть химиясе һәм энергетика, медицина һәм биотехнологияләр, микроэлектроника һәм элемтә өлкәләрендә алга киткән. 2014 ел йомгаклары буенча якынча бәяләүләргә караганда, нанопродукция җитештерү күләме планда каралган 34 млрд сумлык күрсәткечкә җитәчәк, ә нанопродукция куллану күләме - 14,6 млрд сумга. Артём Здунов Татарстанның үзара хезмәттәшлек урнаштыру һәм яңа җитештерүләр төзү өчен ачык булуын билгеләп үтте.
Эшчәнлеге кече һәм урта эшкуарлыкка югары технологияле инжиниринг хезмәтләре күрсәтүгә юнәлдерелгән төбәк инновация инфраструктурасын булдыру буенча 2013 һәм 2014 елларда актив эш алып барылды.
«КАИ-Лазер» Сәнәгать лазер технологияләре төбәк инжиниринг үзәген, Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген һәм Биотехнологияләр өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген билгеләп үтәргә кирәк.
Моннан тыш, республикада өстенлекле инвестиция проектлары өчен салым преференцияләре системасы гамәлдә.