4 февральдә Казанда Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген ачу тантанасы һәм Татарстан Төбәк инжиниринг үзәкләренең хисап стратегик сессиясе оештырылачак

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 4 февралендә «ИНВЭНТ» җитештерү комплексы территориясендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова катнашлыгында  Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген («ХимТех» ТИҮ) ачу тантанасы узачак.

 «ХимТех» ТИҮ ачу республика инжиниринг үзәкләренең хисап стратегик сессияләренә туры китерелгән. Әлеге сессияләр барышында 2014 елда инжиниринг үзәкләре эшчәнлегенә йомгак ясалып, 2015 ел планнары тикшереләчәк, кече һәм урта эшкуарлык сорауларын хәл итү юллары тәкъдим ителәчәк. Сессия эшендә Рөстәм Миңнеханов, Наталья Ларионова, һәм шулай ук Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашачак.

Катнашучыларга теркәлү мәҗбүри һәм ул 2015 елның 3 февраленә (15:00 сәгатькә) кадәр ачык. Катнашырга теләге булганнарны   8 (843) 238-47-85, 272-52-14 телефон номерлары, һәм шулай ук  rce-chem@mail.ru электрон почтасы аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша: T.Volkova@tatar.ru  яисә (843)524-91-45 телефон номеры буенча (ФИО, туу датасы һәм урыны, ММЧ атамасы) башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International