Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә Стратегия 2030 кысаларында төп транспорт-логистика проектлары тәкъдим ителде

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең  «Татарстан Республикасы транспорт комплексының 2014 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»гы мәсьәләгә багышланган киңәйтелгән утырышы үткәрелде.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагының стратегик үсешенә караган төп сораулар тикшерелде.

Төп доклад белән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.

     Үзенең чыгышында доклад ясаучы  2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше  стратегиясе кысаларында төп инвестиция проектларын, шул исәптән «Шәле – Баулы» һәм «Зөя төбәкара  мультимодаль логистика үзәген», һәм шулай ук Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узуны күз уңында тоткан яңа проектның бер өлеше булган Соколка авылы янындагы күперне төзүне алга таба дәвам итәргә кирәклеге турында сөйләде. Соңгысы транзит йөкләрнең  төп өлешенә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узарлык итеп юнәлеш бирергә мөмкинлек тудырачак, һәм шулай ук Казан белән Түбән Кама арасын 70 километрга кыскартачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International