Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Стратегия 2030нең агросәнәгать комплексын үстерү буенча әйдәп баручы проектларын тикшерделәр

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.

Көн тәртибендә – 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсеше стратегиясен һәм  «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше методологиясе һәм концепциясе» проектын карау.

Стратегия-2030нең АСК үсеше буенча әйдәп баручы проекты, Татарстанның авыл территорияләре үсеше концепциясе һәм Стратегияне тормышка ашыру буенча Чаралар планын формалаштыру форматы турында «AV Group»  Идарәче партнеры, Идарә рәисе Алексей Крыловский сөйләде.  Әйтик,  «АСК – чиста туклану»  инновация кластеры югары өстәмә кыйммәт тудыра торган, органик продукция җитештерү стандартларын саклау һәм җитештерүнең экологик яктан чиста яңа технологияләрен куллану  нигезендә югары сыйфатлы органик продукция булдыру, гамәлгә кертү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә торган гамәлдәге инновацияле компанияләрне үстерү һәм яңаларын оештыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International