Стратегия 2030нең беренче редакциясен тикшерү кысаларында экологик иминлек һәм яр буе территорияләрен актив үстерү зоналары сораулары каралды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында  2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.

Көн тәртибендә – озакка исәпләнгән тотрыклы үсешнең, әйләнә-тирә мохитне саклауның һәм экологик куркынычсызлыкның төп юнәлешләрен карау. Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры, «Татарстан-2030» проектының   «Табигый ресурслар»  проект мәйданчыгы җитәкчесе Артём Сидоров рәислек итте.

Әйдәп баручы проект - «Идел-Кама агымы» эко-зонасы һәм  Стратегияне тормышка ашыру буенча Чаралар планын формалаштыру форматы турында «AV Group»  Идарәче партнеры, Идарә рәисе Алексей Крыловский сөйләде. Әйтик, яр буе территорияләрен актив үстерү зоналары - Идел, Чулман (Кама), Нократ һәм Агыйдел елгалары буйлап урнашкан муниципаль районнарның яр буе ландшафтларын һәм су киңлекләрен үстерү буенча комплекслы күзаллау тудыра торган төбәк масштабындагы тармакара проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International