2015 елның 27 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә КФҮләрдә гражданнарга муниципаль хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү максатында КФҮнең Автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү сораулары буенча хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләрен укытуның чираттагы этабы оештырылды.
Укуларда 15 муниципаль районнан (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Тукай, Чирмешән) килгән хезмәткәрләр һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.
Система Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына кушылган һәм үзәккә хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар турындагы мәгълүматны системага кертергә, гаризаларның электрон бланкларын ясарга, документларны теркәргә мөмкинлек бирә.