«Инновацияләр яңа икътисадый чынбалыкта. Россиянең инновация сәясәте һәм төбәкләр үсеше» I Бөтенроссия киңәшмәсендә Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары катнашты

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2015 елның 28 гыйнварында «Сколково» Инновация үзәгендә,  Гиперкубта, «Инновацияләр яңа икътисадый чынбалыкта. Россиянең инновация сәясәте һәм төбәкләр үсеше» I Бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгать структурасын модернизацияләү, төбәкләрдә нәтиҗәле инновация инфраструктураларын төзү һәм фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне коммерцияләштерү сораулары тикшерелде.

      Шулай ук киңәшмә кысаларында «Сколково» Фондының төбәк проектларын тәкъдир итү дә оештырылды.

      Киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов  катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International