Туризм өлкәсеннән Татарстан Республикасы бюджетына, Сергей Иванов сүзләренчә, елына 350 млн. сумнан да ким керми. Туризм индустриясендә 37 мең кеше эшли.
2014 елда Татарстанга 205 млн. турист һәм экскурсант килде – былтыргыдан 16,3% артык. Бу Россия Федерациясе субъектлары арасында бишенче урындагы күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Олег Сафоновка Ростуризм республикага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Минемчә, туристик кластерлар булдыру фикере дөрес, ә федераль ярдәм белән аны тормышка тизрәк ашырып булачак», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетын булдыруны ул уңышлы карар дип саный. «Алга таба да туризм үсешенә ярдәм итәчәк инфраструктураны булдырырга кирәк дип саныйм. Һәм иң мөһиме – без югары сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш» - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, туристларга кызыклы чаралар - эре спорт чаралары, Сабантуйны бәйрәм итү, Казанда гына түгел, ә республика районнарында да.
«Туризм, халыкка хезмәт күрсәтү – кешеләргә акча эшләүнең яхшы ысулы, кече һәм урта бизнес нигезе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Эш күп әле, әмма Дәүләт комитетында җитди команда җыелган, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безнең кешеләр, мөмкинлекләр бар, шуңа күрә без Татарстанны бергәләшеп алга этәрербез».
Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы республика маркетинг үзәге ресурсларыннан якынча 280 млрд сум табыш алган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка диярлек күбрәк. Эшмәкәрләр саны 4,8 меңгә җиткән.
Бүген Татарстанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республиканың бизнес-берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары белән 2026 елда Татарстан эшмәкәрләрен салым үзгәрешләренә яраклаштыруга багышланган киңәшмә узды.
KIEZ бренды Татарстан Кукмарасында 2016 елда зур булмаган эшмәкәрлек проекты буларак традицион аяк киеме белән кызыксынуны яңарту һәм аны базарның заманча таләпләренә яраклаштыру максатында оештырылган. Бүгенге көндә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә предприятие елына 10 000 пар аяк киеме саткан дәрәҗәгә чыга алды.