Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проектына төзәтмәләр каралды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

2015 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проектына 2нче укылышта төзәтмәләр кертү каралды.
Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проекты озак һәм уртача вакыт аралыгына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә дәүләт стратегик планлаштыруның комплекслы системасын эшләү, төзү һәм гамәлгә куюның хокукый нигезләрен булдыру, һәм шулай ук дәүләт планлаштыруы һәм фаразлавы өлкәсендә Татарстан Республикасы законнарын «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законга яраклаштыру максатында эшләнә.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышына кертергә дип хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International