Рөстәм Миңнеханов: «Без кризиска каршы көрәштә ярдәм көтеп ятарга тиеш түгел – үзебезгә эшләргә кирәк»
2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын кабул итте. Шундый ук планнарны Россия Федерациясе субъектлары да раслады. Татарстанда бу өлкәдә җайга салу функциясен Икътисадый советка йөкләделәр һәм бүген утырышта республиканың кризиска каршы планы проекты каралды.
Кризиска каршы тәкъдим ителүче чаралар турындагы нотыклар белән кайбер министрлыклар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстан АСК 9,1 млрд. сум күләмендә федераль ярдәм көтә, шул исәптән 7,7 млрд. сумы – кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хезмәт базары торышы һәм федераль үзәк тәкъдим итүче кризиска каршы чаралар турында хәбәр итте.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгышыннан соң Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, иң авыры машина төзелеше комплексына төште, оборона заказы булмаган өлешендә бигрәк тә. Р. Зарипов китергән күрсәткечләргә караганда, 2015 елда Татарстанда дәүләт оборона заказы күләме 30%ка артачак.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көнгә барлык кабул ителгән программалар һәм барлык бюджет йөкләмәләре үз көчендә кала.