2015 елның апрелендә яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән V Республика яшьләр форумының финалы үтәчәк. Һәр яшь кеше яисә команда конкурска үз проектын тәкъдим итә, фикердәшләр таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәменә өмет итә ала.
Форум кысаларында түбәндәге секцияләр эшләячәк: «Яшьләр фәне һәм инновацияләре», «Архитектура һәм шәһәр мохите», «Син эшкуар», «Миһербанлык технологиясе», «Куркынычсызлык», «Арт квадрат», «Мәгълүмати агым», «Кече ватан», «Яшьләр коррупциягә каршы», «Киләчәккә старт!».
Форумда яше 16дан 30га кадәр булган яшь кешеләр (35 яшькә кадәрге яшь галимнәр), республика югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, республиканың балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала.
Форумда катнашу бушлай.
Форумда катнашу өчен гаризалар 2015 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Гаризаларны бирү һәм форум турында тулырак мәгълүмат белән танышу өчен форумның рәсми сайты: www.forumtatarstan.ru.