Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Кама Аланы» индустриаль паркын үстерүнең инвестицияле проекты каралды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

2015 елның 10 февралендә министр урынбасары Наталья Таркаева Кама Аланы моношәһәрен үстерүнең «Кама Аланы» индустриаль паркын үстерү» инвестицияле проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Кама Аланы ш.т.б. башкарма хакимияте органнары, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ һәм «Кама Аланы» индустриаль паркы» ИК ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында «Кама Аланы» индустриаль паркының гамәлгә ашырылуы 2015-2017 елларга планлаштырылган 2нче чиратының проект һәм башка төр документацияләренең әзерлеге сораулары каралды.
Алга таба әлеге инвестицияле проект Моношәһәрләрне үстерү федераль фонды эшчәнлеге кысаларында 2015 елда дәүләт ярдәме алу максатында Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International