ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 14 февралендә КФУ базасында «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп нигезләмәләрен тәкъдир итү буенча конференция үткәрелде.
Конференциядә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында Стратегия-2030 сайтында алдан теркәлү үткән студентлар, аспирантлар, югары уку йортларының яшь галимнәре һәм белгечләре бар иде.


14
февраль, 2015 ел
шимбә

2015 елның 13 февралендә Буа муниципаль районы Советы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдим итте. Әлеге Стратегия кысаларында Буа районының төп бурычлары турында сөйләп, ул муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм аңа резидентларны җәлеп итүнең (шул исәптән күрше төбәкләрдән дә) өстенлекле үсеш юнәлеше булырга тиешлеге турында сөйләде. Стратегия буенча Буа районы, аерым алганда, өстенлекле үсеш юнәлеше дигәндә, чик ара хезмәттәшлек тә күз уңында тотылган районнар исәбенә керә, дип билгеләп үтте Артем Здунов. Быел районда бер хуҗалык базасында беренче индустриаль мәйданчык ачу планлаштырыла. 2015 елда Татарстанда барлыгы кырыктан артык шундый мәйданчык ачылачак.


13
февраль, 2015 ел
җомга

2015 елның 13 февралендә Олы Кайбыч авылы Мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының 48нче утырышы уздырылды. Ул 2014 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2015 елгы бурычларны билгеләүгә багышланган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, иҗтимагый, профсоюз һәм дини берләшмәләр вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

2015 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге Арча муниципаль районы эшкуарлары белән очрашу оештырды. Очрашуның максаты – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын соңгы вакытларда законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштыру.
Эшкуарларга өстәмә кыйммәткә салым (НДС) буенча салым декларациясен тапшыру тәртибе, мөлкәткә салымга һәм җир салымына кертелгән яңалыклар турында аңлатма бирелде. Шулай ук эшкуарларга 2015 елдан хезмәткә түләүнең минималь размеры 6420 сумга кадәр арттырылуы турында сөйләнде.


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җайлау йогынтысын бәяләү буенча вәкаләтле орган буларак, «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасының 2009 елның 17 июнендәге 19-ЗРТ номерлы Законына экспертиза үткәрә.
Тиешле мәгълүмат тупланганнан соң, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның 16 февраленнән 18 мартына кадәр, законда эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек алып бару өчен акланмаган кыенлыклар тудыра торган нигезләмәләрнең булу-булмавын ачыклау өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән законга карата ачык консультацияләр оештырылачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан вәкаләтле банклар белән берлектә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 ноябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җаваплы зат: инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин.
Тел. +7 (843) 524-91-31
Моб. +7 (987) 239-35-99

2015 елның 12 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш кысаларында 2030 ел чорына кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде. Ул үзенең докладында Стратегия-2030 проектының төп максаты республиканың дөнья күләмендә өч юнәлеш (кеше капиталы үсеше өчен шартлар, территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад) буенча көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү торуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 11 февралендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта түбәндәге сораулар тикшерелде:
- өстәмә белем бирү программлары буенча укучы 5тән алып 18 яшькәчә булган балаларның саны артуы;
- балаларга өстәмә белем бирү системасын финанслау механизмнарын камилләштерү.

2015 елның 12 февралендә кырыкка якын авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, һәм шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшләүче эшкуарлар Яшел Үзән шәһәрендә узган «Кризис шартларында бизнесны саклау һәм үстерү: сатуны арттыру һәм тышкы финанслауны җәлеп итү мөмкинлекләре» дип аталган семинарда катнаштылар.
Чара Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге тарафыннан оештырылды.

2015 елның 14 февралендә 12:30да «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр конкурсы кысаларында «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр тарафыннан 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп нигезләмәләрен тәкъдир итү буенча конференция оештырыла.
Конференциядә 100гә якын студент, аспирант, югары уку йортларында эшләүче яшь галимнәр һәм белгечләр катнашыр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International