Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайты икенче ел рәттән республика башкарма хакимияте органнары сайтлары арасында иң яхшысы дип табылды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы рәсми порталы» Дәүләт мәгълүмат системасы составына кергән сайтлар арасында ел саен уздырыла торган конкурста Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайты 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Конкурс ел саен дәүләт органнары, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары, аларга караган оешмалар эшчәнлеге турында «Татарстан Республикасы рәсми порталы» ДМС составына керә торган сайтларга урнаштырылган мәгълүматның тизлеген, тулылыгын һәм һәркем өчен ачык булуын бәяләү максатында оештырыла.
Җиңүчеләрне 2015 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уздырылган «2014 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар» дип аталган коллегиясе утырышы кысаларында бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International