Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәгендә продукцияне сату һәм АСК кече предприятиеләренә финансларны җәлеп итү cорауларын экспертлар катнашында тикшерәчәкләр

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

2015 елның 12 февралендә Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә «Кризис шартларында бизнесны саклау һәм үстерү. Кече предприятиеләр өчен сатуны оештыру, кредиттан тыш финансларны җәлеп итү» темасына түгәрәк өстәл уздыра.
Илдәге икътисадый вазгыять сату челтәрләрен җирле товар җитештерүчеләр белән киңрәк хезмәттәшлек итү зарурлыгы алдына куйды. Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ягыннан тәкъдимнәр күп булып тоелса да, алар белән даими хезмәттәшлек итү һәрвакытта да мөмкин түгел: зур күләмдә товар китерү буенча кыенлыклар бар, продукцияне төрүдәге, рекламалаудагы җитешсезлекләр, сыйфатның тотрыксызлыгы һ.б.лар комачаулый.
Чарада авыл хуҗалыгы предприятиеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючылар катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International