Стратегия-2030ны эшләү кысаларында миграцион һәм демографик сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт базары, мәшгульлек сәясәте һәм социаль яклау буенча чаралар тикшерелде

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы проекты буенча фикер алышуларга багышланган «Кеше капиталы» проекты мәйданчыгы утырышы узды.


Кеше капиталын туплау стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында катнашучылар миграцион һәм демографик сәясәт, барлык дәрәҗәләрдә белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт базары, мәшгульлек сәясәте һәм социаль яклау буенча чараларны тикшерделәр.


Барлык аталган юнәлешләр үсешнең локаль максатлары булып торалар, әмма алар, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булып, Кеше капиталын туплау стратегиясенең төп максаты – кеше капиталын туплау аша Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International