Россия Федерациясе Элемтә һәм маccакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны оештыру максатларында чит илләрдә булдырылган программа чараларына һәм исәпләү техникасының мәгълүмати продуктларына рөхсәт бирүгә чикләр кую һәм программа чараларын һәм исәпләү техникасының мәгълүмати продуктларына бәйле сатып алуларда катнашучыларга карата өстәмә таләпләр кую турында»гы карары проекты эшләнгән һәм иҗтимагый фикер алышулар максатында Бердәм порталга урнаштырылган.
Әлеге исемлеккә операцион системалар, челтәр һәм системалы программа тәэмин ителеше, мәгълүмат базасын көйләү продуктлары, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кушымталар керә. Моннан тыш, проектта илебездә булдырылган программа тәэмин ителешләре реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләре расланган.
Норматив хокукый акт проекты тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://regulation.gov.ru/project/23519.html?point=view_project&stage=2&stage_id=16613.