Эшкуарларны «Тышкы икътисадый эшчәнлекне алып баруның төп аспектлары» семинарына чакырабыз

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны «Тышкы икътисадый эшчәнлекне алып баруның төп аспектлары» семинарына чакыра.
Семинарда катнашу тышкы базарларга чыгуның иң уңайлы стратегиясен эшләргә, тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруның хокукый аспектларын аңларга һәм товарларны сертификатлаштыру һәм аларга экспертиза үткәрүнең актуаль таләпләре белән танышырга җай тудыра.
Семинарда катнашу бушлай. Урыннар саны чикле.
Семинар 2015 елның 19 мартында 10.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 240-97-41 (җаваплы зат - Щербакова Майя).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International