Татарстанда Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрен берләштергән челтәр тибындагы Идел-Кама метрополисы формалашачак

2015 елның 6 марты, җомга
2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Пространство-территориаль үсеш» юнәлеше буенча 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы проекты буенча фикер алышулар оештырылды.
Катнашучылар Татарстанның тәкъдим ителгән Пространство үсеше стратегиясен тормышка ашыру һәм Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрен берләштергән челтәр тибындагы өч үзәкле Идел-Кама метрополисын формалаштыру чараларын, һәм шулай ук барлык эчке, агломерацияара һәм төбәкара транспорт юнәлешләренең синергиясен тәэмин итүгә юнәлдерелгән транспорт-коммуникация системасы сыйфатының югары күрсәткечләренә ирешү буенча чараларны тикшерделәр. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International