ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
«Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды, «ЛУКОЙЛ» ААҖ белән берлектә, «Больше, чем покупка!» конкурсы уздыра. Ул Россия социаль эшкуарлары тарафыннан җитештерелгән товарларны Россиянең 4 төбәгендәге «ЛУКОЙЛ» ягулык салу станцияләренең 40 сәүдә ноктасында сатуны күз уңында тота.
Әлеге Конкурс – социаль эшкуарлар продукциясен сату каналларын киңәйтүнең өстәмә мөмкинлеге ул.
Конкурста катнашу өчен http://конкурс.большечемпокупка.рф/ сайтында теркәлергә, онлайн-гаризаны тутырырга һәм аны Конкурсны оештыру комитетына юлларга кирәк.
Катнашу шартлары, уздыру вакыты турында шулай ук «кайнар линия» телефонына шалтыратып белергә була: 8-800-333-68-78.

2015 елның 27 февралендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Федераль ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Президент программасы кысаларында стажировкалар: 2015 елдагы перспективалар һәм мөмкинлекләр» төбәкара семинары үтте. Семинарда Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучыларның 2015 елда чит илләрдә стажировка үтә алу шартлары һәм үзенчәлекләре каралды. Быел Германия, Норвегия, Франция, Япония һәм Финляндиядә стажировка үтү өчен төркемнәр оештыру планлаштырыла.
2015 елның 3 мартында Азнакай һәм Баулы районнары Советлары утырышлары узды. Утырышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, шулай ук муниципаль районнар Советлары депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 3-4 март көннәрендә Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-паркта Бөтенроссия Стартап-тур 2015нең төбәк этабы уздырыла. Әлеге чара Россиядә перспективалы инновацион проектларны эзләүгә һәм югары технологияләр өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы яңа стартап-командаларның компетенцияләрен үстерүгә багышлана.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, «Сколково» фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, «Сколково» фондының тышкы коммуникацияләр һәм реклама буенча вице-президенты Александр Чернов мөрәҗәгать иттеләр.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар ае өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешен билгели торган айлык рейтинг әзерләнде.
2015 елның гыйнвар ае өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны алдылар.
2015 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Казан башкарма комитеты тарафыннан уздырыла торган сатып алуларда катнашырга теләгән эшкуарлар өчен белем бирү семинары оештырылды.
Семинар кысаларында «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП белгечләре тарафыннан 223.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгындагы эш сораулары каралды. Моннан тыш, TAXNET компаниясе һәм «Контур» Махсуслашкан конструкторлык бюросы менеджерлары электрон санлы имзаны ничек алу, электрон сәүдә мәйданчыгында аккредитация процедурасын ничек узу һәм сатып алуларда катнашу өчен документларны һәм гаризаны ни рәвешле тутыру турында сөйләделәр.
2015 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Советы утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, һәм шулай ук муниципаль район Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.
Исегезгә төшерик, Стратегия-2030ның төп максаты – республиканың дөнья дәрәҗәсендә өч юнәлеш: кеше капиталы үсеше өчен шартлар, территориаль үсеш һәм инновацияле икътисад буенча көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Искә төшерәбез: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Татарстанда танышу максаты белән булачак (2015 елның 28 февраленнән 5 мартка кадәр). Программада сәнәгать объектларында булу, республика икътисады һәм Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган кызыклы инвестиция проектлары белән танышу каралган.
2015 елның 22 маенда Гомель шәһәрендә (Белоруссия) XII Гомель икътисадый форумы уздырыла. Аның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара сәүдә-икътисад, инвестицион хезмәттәшлеккә караган сорауларны тикшерү, озакка исәпләнгән ышанычлы партнерлык элемтәләре урнаштыру.
Форумда фикер алышуларның игътибар үзәгендә – җитештерүдә, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш комплексында, логистикада, дәүләт-хосусый партнерлык принциплары нигезендә социаль объектларны үстерүдә инвестицияле хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары буенча: (+375 233) 743402, 749690, 741912, 743173, 748488 yved@mail.ru һәм форумның рәсми сайтында: www.gomel-forum.by. алырга мөмкин.

28
февраль, 2015 ел
шимбә

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 3-4 март көннәрендә Казанда Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында (Петербург ур., 52) Бөтенроссия стартап-тур 2015нең төбәк этабы уздырылачак.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм федераль үсеш институтлары («Сколково» Фонды, «Россия венчур компаниясе» ААҖ, «Роснано» ААҖнең Инфраструктура һәм белем бирү проектлары фонды, Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды, Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе, Стратегик инициативалар агентлыгы) вәкилләре катнашлыгында узачак.
2015 елның 3-4 мартында Казанда узачак чаралар программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://rst.startupvillage.ru/cities/ru/kaz/.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International