Гарантия фонды йөкләмәләрен конкурс аша бирү программасы буенча банклар гаризалары салынган конвертлар ачылды

2015 елның 6 марты, җомга
2015 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының конференц-залында (Казан ш., Чернышевский урамы, 33, оф.15) Гарантия фонды йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалау өчен ачык бәйгедә катнашуга банклар тарафыннан тапшырылган гаризалар салынган конвертларны ачтылар.
Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган ике банкның гаризасы тәкъдим ителгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре www.garfondrt.ru сайтында 2015 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International