РФ Хөкүмәте Татарстанның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә субсидия бүлеп бирде
2015 елның 31 марты, сишәмбе
Россиянең дүрт төбәге, шул исәптән Татарстан, 2015 елда мәшгульлек программасы буенча субсидия ала. Бу хактагы карарны бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
“Хөкүмәтнең Татарстан Республикасында, Алтай краенда, Самара һәм Тверь өлкәләрендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән кризиска каршы планы буенча быел 1870,4 млн сум гомуми күләмдә субсидия бүлеп бирелә, бу 35 мең чамасы хезмәткәрнең мәшгульлеген саклау мөмкинлеге бирәчәк”, - диелгән РФ Хөкүмәте сайтында.