Татарстанда «ЛУКОЙЛ» ААҖнең VI Социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы старт алды

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «ЛУКОЙЛ» ААҖнең VI Социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы презентациясе оештырылды. Татарстан территориясендә әлеге конкурсны «РИТЭК» ААҖ («ЛУКОЙЛ» Төркеменә керә) үткәрә.
VI Конкурсның грант фонды 25 млн сумны тәшкил итә.
Презентациядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов, «РИТЭК» ААҖ генераль директоры урынбасары, «ТатРИТЭКнефть» Территориаль-җитештерү предприятиесе директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Конкурс турында Нигезләмә тексты белән сылтама буенча танышырга була: http://www.ritek.ru/node/2395.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International